Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин Чаллыдагы кер юу машиналары заводы нигезенә таш салуны мөһим вакыйга, дип саный
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Haier компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Haier компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Алексей Песошин Haier компаниясе делегациясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
Ул искә төшергәнчә, 2008 елда Татарстан Республикасы һәм Кытайның Шаньдун провинциясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау, Haier компаниясе белән мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы башлангыч булган.
“Сезнең белән эшләү һәм Haier заводының 2016 елдан Чаллыда эшләве безнең уңышлы хезмәттәшлекнең дәвамы булып тора, - диде Алексей Песошин. - Бу чынлап та безнең уртак хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге”.
Кичә, 2018 елның 28 маенда, Чаллыда Haier кер юу машиналары заводы нигезенә таш салу тантанасы узды. “Бу безнең өчен мөһим вакыйга”, - диде Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз