news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин өч ТОСЭР эшчәнлеге турында гаризаларны карау буенча комиссия утырышы уздырды

Комиссия каравына 5 инвестиция проекты тәкъдим ителгән, шуларның икесе — Түбән Кама һәм Чистайдан һәм берсе — Чаллыдан.

Песошин өч ТОСЭР эшчәнлеге турында гаризаларны карау буенча комиссия утырышы уздырды
tatarstan.ru

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген ТР Инвестицион советы һәм «Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек турында килешү төзергә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең уртак утырышы узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Комиссияләр утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

«Бүген без ТР Инвестицион советы һәм «Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек турында килешү төзергә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең уртак утырышын уздырабыз, — диде Алексей Песошин утырышны ачып. — Карарлар кабул итү өчен кворум бар».

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, комиссия каравына 5 инвестиция проекты тәкъдим ителгән, шуларның икесе — Түбән Кама һәм Чистайдан һәм берсе — Чаллыдан. Барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Утырыш тәмамланганда «Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай» ТОСЭР комиссиясе секретарьларына утырыш протоколларын әзерләргә һәм раслауга тапшырырга йөкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100