Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин: Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча баруы мөмкин
Премьер-министр язгы ташу чорында су басу ихтималы булган районнарны атады.
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча барырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сөйләде.
«Республика язгы ташу җитди икътисади һәм социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган төбәк булып тора. Соңгы елларда елгаларда су түбән дәрәҗәдә иде, елга ерганаклары зур булмады. Ләкин шуны искә төшерәсем килә, һәрвакытта да ул шулай булмады», – дип сөйләде Песошин.
Ул, фаразлар буенча, быел суның Аксубай, Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнары елгаларында куркыныч дәрәҗәдә көтелүен искәртте.
Арча, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Теләче һәм Саба районнары елгаларында да су шактый күтәрелә һәм анда да язгы ташу куркыныч тудырырга мөмкин.
«Шунлыктан, язгы ташу киеренке сценарий буенча барырга мөмкин. Без бу районнарга югары әзерлек режимына күчәргә тәкъдим итәбез. Быел елгаларны ачу нормадан иртәрәк – март азагыннан көтелә», - дип белдерде Алексей Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз