news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин белән Россельхозбанк вәкиле агросәнәгать комплексын үстерү турында сөйләште

Алар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектларны финанслау һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү темасын да кузгатты.

Песошин белән Россельхозбанк вәкиле агросәнәгать комплексын үстерү турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашты. Чарада авыл хуҗалыгы проектларын финанслау һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерү турында фикер алыштылар.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Алар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү темасын да кузгатты.

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100