news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин балалар өчен булган азык-төлек сыйфатына иң башта игътибар итәргә кирәклекне әйтте

Татарстан Хөкүмәте йортында дәүләт һәм муниципаль оешмаларга җибәрелә торган азык-төлек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республика дәүләт һәм муниципаль оешмаларына җибәрелә торган азык-төлек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта, балалар учреждениеләренә һәм социаль юнәлештәге оешмаларга җибәрелә торган азык-төлек продукциясенең сыйфатына бик нык игътибар итәргә кирәк.

Бүгенге көндә азык-төлек продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр тарафыннан куелган таләпләрне бозулар саны арта бара, диде Алексей Песошин. Бу - барыннан да элек, санитар кагыйдәләрне, нормаларны, техник регламентларны сакламау.

Алексей Песошин дәүләт һәм муниципаль оешмаларга җибәрелә торган азык-төлек продукциясенә бәяләрне һәм сыйфатны беренче урынга куярга кирәк, - диде. “Бу - ике принципиаль мәсьәлә, шулар нигезендә эшләргә мөмкин”, - диде Татарстан Премьер-министры.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмаларына җибәрелә торган азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү, азык-төлекнең сыйфатын күтәрү өмәсьәләләре дәүләт контроленә алынды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100