news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин «Ак Барс» Судно төзү корпорациясе ачылуын Татарстан өчен мөһим вакыйга дип атады

Корпорациягә Горький исемендәге завод, «Электроприбор», «Ак Барс Металл», «Адриа Винч Зеленодольск» һәм «ВолгаТатСудоремонт» заводлары керәчәк.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ башлангычы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Ак Барс» Судно төзү корпорациясе ачылды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында яңа кораблар төзелешенә старт бирү тантанасында ясаган чыгышында, моны республика өчен мөһим вакыйга дип атады. Бүгенге көндә судно төзү корпорациясе Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводын, Казанның «Электроприбор» заводы ААҖ, «Ак Барс Металл», «Адриа Винч Зеленодольск» һәм «ВолгаТатСудоремонт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрен берләштерүне күздә тота. Үз вакыты белән корпорациягә судно төзү эшчәнлеге предприятиеләре һәм оешмалары да керер дип көтелә.

«Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы корпорациянең төп буынын тәшкил итәчәк. Завод Татарстанның иң зур һәм актив үсеш кичерә торган предприятиеләреннән берсе санала», - дип искәртте Алексей Песошин.

Заводны 8 елдан артык җитәкләгән Ренат Мистахов «Ак Барс» Судно төзү корпорациясе генераль директоры итеп билгеләнде. ТР Премьер-министры аның эшен югары бәяләде. 8 ел эчендә төп капиталга 5,8 миллиард сум күләмендә инвестиция кертелде, дип искәртте Песошин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100