Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин: 2030 елга Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе ике мәртәбә кимергә тиеш
2021 елда республикада ярлыларның санын 25 мең кешегә киметергә кирәк.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2030 елга ярлылык дәрәҗәсе Татарстанда 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда ике тапкырга кимергә, ә хезмәт базарында хәл 2021 ел ахырына 2019 ел дәрәҗәсенә кадәр торгызылырга тиеш. Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында төбәкнең социаль тармагы алдына шундый бурыч куйды.
Чыгыш башында ул яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Узган елда Татарстанда 54,4 миллиард сумлык илле программа гамәлгә ашырылган.
«2021 елда без 44 программаны гамәлгә ашырачакбыз. Программаларның бер өлеше оптимальләштерелгән. Бу максатларга республика бюджетыннан 41 миллиард сум акча бүленгән», — диде Алексей Песошин.
«Россия Президенты указында 2030 елга кадәрге чорга билгеләнгән илкүләм үсешнең төп максатларының берсе — халыкны саклап калу, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген, лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт, уңышлы эшкуарлык. Максатчан күрсәткеч булып, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2030 елга ярлылык дәрәҗәсенең ике тапкырга кимүе тора. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан буенча бу күрсәткеч 6,9 процент (гомумроссия күрсәткече 12,3 процент) тәшкил итте», — диде Премьер-министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз