Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин: 2021 елда өлешләп төзелештә проблемалы объектлар мәсьәләсен хәл итү ниятләнә
Бүген 24 проблемалы объект исәпләнә.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген өлешләп төзелештә проблемалы объектлар белән бәйле мәсьәләне 2021 елда тулысынча хәл итү ниятләнә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
«Хәзерге вакытта, федераль үзәк белән берлектә, 7 млрд сум күләмендә федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләсе карала. Быел 12 объектны төгәлләү планлаштырыла. Бу 840 өлешчегә кагылачак. 2021 елда бу проблемалы объектлар буенча сорауны тулысынча хәл итү ниятләнә», - диде.
Хөкүмәт башлыгы узган елда Казан, Яр Чаллы һәм Баулыда өлешләп төзелештә проблемалы дип исәпләнгән 517 фатирга биш торак йорт файдалануга тапшырылганын хәбәр итте. «424 өлешче хокукларын торгызды. Бүген 24 проблемалы объект кала. Аларда 4 меңнән артык өлешче фатир сатып алган», - диде.
Песошин әйтүенчә, мондый объектлар буенча эш яңа инвесторларга сәүдәләшүләрсез генә җир биләмәләре бирү хисабына төгәлләүгә ирешелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз