Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин: 2018 елда ТР "май" указларын гамәлгә ашыруда барлык бюджет йөкләмәләрен үтәде
Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев 2018 елда республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан сайланган Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 елда республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча уртак эшчәнлек нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде. Ул расланган лимит күләме 30 процентка артуын һәм 117,5 млрд сум тәшкил итүен әйтте.
“Асылда, республикага 115,9 млрд сум акча керде. Бу расланган лимитның 98,6 процентын тәшкил итә. Шулардан 25 дәүләт программасын һәм 9 федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында 103,3 млрд сумы программа өлеше”, - диелә хәбәрдә.
"Республикага федераль акчалар сәнәгать, мәгариф, транспорт, юл хуҗалыгы, милли икътисад һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә бирелде", - дип җиткерде Алексей Песошин.
Шулай ук ул 2018 елда республика Россия Президентының “май” указларын гамәлгә ашыру буенча барлык бюджет йөкләмәләрен үтәде, дип билгеләп үтте. "Беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнар бюджеттан якынча 70 процентны тәшкил итте", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз