news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Үз-үзеңне изоляцияләү режимының нәтиҗәсе киләсе атнада билгеле булачак

Илдәге хәлне яхшырту өчен Владимир Путин эш көне булмаган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Үзизоляция режимыннан күренә торган нәтиҗә киләсе атнаның икенче яртысында сизеләчәк. Бу турыда Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, сишәмбе көнне дәүләт башлыгы Covid-19 вазгыяте һәм аны профилактикалау чаралары буенча экспертлар белән киңәшмә үткәрде. Песков сүзләренчә, эш көне дәвамлылыгын яңадан карау киңәшмә вакытында каралмаган.

«Ничек һәм кайчан чыгу [эш көне булмаган көннәр режимыннан] — бу карарны вазгыятькә карап кабул итәргә кирәк булачак», — дип дәвам итте Дмитрий Песков.

Матбугат сәркатибе сүзләренчә, киңәшмәдә катнашучыларның барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимы — коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен бердәнбер дөрес карар дигән фикердә кала.

Исегезгә төшерәбез, 30 марттан 3 апрельгә кадәр эшләми торган ял көннәре дип игълан ителде. Шуннан соң Владимир Путин, Covid-19 белән бәйле рәвештә, ил гражданнарына икенче мөрәҗәгатендә эш булмаган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100