Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Үзәк банк лицензияләрен алып, төбәк банкларының финанс тотрыклылыгын исәпкә алды
Россия Президенты матбугат сәркатибе Татарстанның уңай үсеш динамикалы төбәк булуын билгеләп үтте.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Үзәк банк Татарстан банклары лицензияләрен алып, төбәкнең барлык финанс тотрыклылыгы аспектларын исәпкә алуын белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Банкларга килгәндә, биредә безнең мегарегулятор эш итә, Үзәк банк карар кабул итә. Билгеле, карар кабул иткәндә Үзәк банк финанс һәм банк тотрыклылыгы күзлегеннән чыгып, барлык аспектларны исәпкә ала, биредә шикләр булуы мөмкин түгел», – дигән Песков.
Кремль вәкиле шулай ук Татарстанның уңай үсеш динамикалы төбәк һәм күп өлкәләрдә лидер булуын билгеләп үтә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Банкы 2017 елның 3 мартында Казандагы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор банклары лицензияләрен банк операцияләрен башкару өчен алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз