Яңа, 10 еллык чит ил паспортларын бирүнең вакытлыча туктатылуы чит илгә чыгуны чикләү түгел, ә техник проблемалар белән бәйле. Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков, журналистларның сорауларына җавап биреп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Калганнарына, гадәти паспортларга гаризаларны кабул итәләр бит. Сез үз соравыгызга үзегез үк җавап бирдегез», - диде ул.
Ул фаразлаганча, паспортлар бирүнең вакытлыча туктатылуы чиплар белән килеп чыккан техник төгәлсезлекләргә яки башка сәбәпләргә бәйле. «Гадирәк булыгыз, гадәти паспортлардан файдаланыгыз», - дип искәртте ул.
Элегрәк «Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа үрнәктәге чит ил паспортлары чыгаруга гаризалар кабул итүнең вакытлыча туктатылуы хакында билгеле булган иде.