news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Хәзерге Россиянең барлыкка килүендә Ельцинның роле гаять зур

Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцинның хәзерге Россиянең формалашуындагы роле әйтеп бетергесез. Хәзерге Россия лидеры Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип саный. Исегезгә төшерәбез, кичә, 23 апрельдә, Ельцинның үлгән көне искә алынды – ул 2007 елда вафат булды.

«Билгеле, моны ике сүз белән әйтү дөрес булмас иде. Һичшиксез, хәзерге Россиянең формалашуында Ельцинның роле бик зур», – дип китерә Песков сүзләрен «Известия» газетасы.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Путин Ельцинга дәүләт башлыгы вазифасына дәгъва кылырга тәкъдим иткәч нинди җавап биргәнен сөйләгән иде. Хәзерге Президент моңа ул вакытта әзер булмавын әйткән. Гамәлдәге дәүләт башлыгы әйтүенчә, әмма соңрак Ельцин Путин белән бу темага тагын берничә тапкыр сөйләшә һәм аннан соңгы сөйләшүләр хәл итү факторы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100