news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Хәрби хәбәрче Еремин һәлак булу сәбәпле, Кремльдә кайгы уртаклашалар

РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, «Известия» хәрби хәбәрчесе Семен Еремин һәлак булу сәбәпле, Кремльдә кайгы уртаклашалар.

Журналист махсус операция зонасында һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булды.

«Ереминның үлеме – зур фаҗига», – дип өстәгән Кремль вәкиле. Песковның әлеге цитатасын «Известия» газетасы китерә. Өстәвенә, аның сүзләренчә, Украина Кораллы көчләре аңлы рәвештә Россия журналистларын үз максаты итеп куя.

«Бу журналистларның хәрбиләребез геройлыгы турында сөйләп, фронтта башкарган миссиясенең никадәр куркыныч булуын тагын бер кат ассызыклый», — дип нәтиҗә ясаган Россия Президенты матбугат сәркатибе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100