news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков вакытлы килешү тәкъдименә Россия реакциясе турындагы мәсьәләдә ашыкмаска чакырды

Песков вакытлы килешү тәкъдименә Россия реакциясе турындагы мәсьәләдә ашыкмаска чакырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Украинадагы 30 көнлек вакытлы килешү тәкъдименә Россия ягының реакциясе турындагы мәсьәләдә ашыкмаска кирәк. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Сез бераз ашыгасыз. Без болай эшләргә теләмибез», - дип искәртте Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинның матбугат секретаре, РФ Хакимияте АКШ һәм Украина белән килештерелгән 30 көнлек вакытлы килешү тәкъдимен үзләренә отышлы түгел дип саныйлармы һәм алар аңа нинди реакция белдерәчәк дигән сорауга җавап биреп.

«Кичә, матбугат вәкилләре белән аралашканда, Дәүләт секретаре Марко Рубио да, АКШ Президенты Дональд Трампның илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майкл Уолтц та төрле каналлар буенча безгә Җиддәдә булган әңгәмәнең асылы турында җентекле мәгълүмат бирәчәкләрен белдерде», - дип искәртте Песков. Һәм башта Мәскәү Вашингтоннан бу мәгълүматны алырга тиеш, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100