news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Украинадагы низаг теләгән очракта иртәгә үк тәмамланырга мөмкин

Украина Хөкүмәте теләгән очракта сугыш хәрәкәтләре инде иртәгә үк тәмамланырга мөмкин, дип белдерде РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Аның фикеренчә, Украина лидеры Владимир Зеленский моны белә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бу очракта, боларның барысы да кайчан төгәлләнер икән дип, бик озак фикер алышырга мөмкин. Зеленский моның кайчан тәмамланырга мөмкин икәнен белә», - диде Кремль вәкиле.

Шул рәвешле, Песков Зеленскийның Украинадагы хәрби низаг 2023 елда төгәлләнәчәк дигән белдерүенә аңлатма бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot