news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Украинадагы конфликтны хәл итү юллары БРИКС саммитының көн тәртибенә кермәде

Украинада конфликтны хәл итү юллары турында фикер алышу Казанда узачак БРИКС саммитының көн тәртибенә керми. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде. «Известия» газетасы шул хакта яза.

Шул ук вакытта, Россия дәүләте башлыгы матбугат сәркатибе сүзләренчә, чараның теләсә кайсы катнашучысы бу темага мөстәкыйль рәвештә кагылырга хокуклы.

Шуның белән моңа кадәр РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, Украинадагы кораллы каршылык һәм хәзер җәелеп килүче башка конфликтлар турында 22 октябрьдә БРИКС саммитының беренче утырышында фикер алышачаклар.

Дипломат ачыклык керткәнчә, утырыш барышында Бразилия һәм Кытай вәкилләре бу конфликтларны ничек аңлаулары турында сөйләячәк. Элегрәк бу илләр башта диалог һәм сөйләшүләрне Украинадагы вазгыятьне җайга салуның бердәнбер юлы дип атады, ә соңрак кризисны хәл итү өчен «Дөнья дуслары» платформасын булдыру турында хәбәр итте.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена.
  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100