news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Путин белән туры элемтә зур матбугат конференциясе белән бергә узарга мөмкин

Быел Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә аның зур матбугат конференциясе белән бергә узарга мөмкин. Мондый мөмкинлек турында дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте.

Аның сүзләренчә, чараның мондый форматта үткәрелгәне булган. «Һәм начар булмады. Бәлки, берләштерербез. Әлегә карар кабул ителмәгән», - диде Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук Кремльнең рәсми вәкиле президентның Көнчыгыш икътисади форумда катнашу өчен Ерак Көнчыгышка сәфәре турында әйтте. Чара 5-8 сентябрьдә Владивостокта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100