news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Трамп белән Путин арасында булган сөйләшүне уйдырма дип атады

Әлегә РФ Президенты Владимир Путин һәм АКШның сайланган лидеры Дональд Трамп арасында телефон аша сөйләшү оештыру турында конкрет планнар юк. Бу хакта Кремль вәкиле Дмитрий Песков белдерде.

«Әлегә ниндидер конкрет планнар юк», - дип китерә ТАСС Россия Президенты матбугат сәркатибе сүзләрен.

Песков шулай ук Путин белән Трамп телефоннан инде берничә темага фикер алышкан, дигән мәгълүматны кире какты. Элегрәк бу хакта хәбәрләрне чит ил басмалары чыгарды.

Песков бу материалларны «чынбарлыкка туры килми торган уйдырма» дип атады.

«Бу бөтенләй чынбарлыкка туры килми. Бу уйдырма, ягъни ялган мәгълүмат», - дип китерә РБК Песков сүзләрен.

Ул шулай ук мондый материаллар чыгарырга рөхсәт итүче басмаларны тәнкыйтьләде.

«Бу хәзерге вакытта чыгарыла торган мәгълүмат сыйфатының иң үрнәк мисалы», - диде ул, мондый ялган хәбәрләр «шактый абруйлы басмаларда» чыгуны билгеләп.

Исегезгә төшерик, Трамп белән Путин арасында сөйләшү булу турында элегрәк Reuters һәм The Washington Post язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot