Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Төбәкләрдән мобилизацияләнгән кешеләргә түләүләр мәсьәләсендә Мәскәү ярдәм итәчәк
Төбәкләрдә мобилизацияләнгән кешеләргә түләүләр белән бәйле проблемалар килеп чыкса, бу мәсьәлә федераль үзәк белән берлектә хәл ителәчәк. Бу хакта Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
Моңа кадәр Омск өлкәсе башлыгы Александр Бурков төбәктә өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган кешеләр өчен бер тапкыр бирелә торган акчалар белән бәйле кыенлыклар булуын әйткән иде.
Песков сүзләренчә, мондый хәл булырга мөмкин, чөнки болар төбәкләр бюджеты өчен өстәмә чыгым.
«Күп кенә үсеш программалары эшли, күрәсез, төбәкләрдә, региональ бюджетларга зур басым ясала. Әлбәттә, кайбер төбәкләрнең ныклык резервы бар, кайберләрендә ул минималь яки юк. Шуңа күрә мондый хәлләр килеп чыгарга мөмкин, ләкин федераль үзәк белән үзара бәйләнештә болар барысы да хәл ителәчәк», – дип яза ТАСС Кремльнең рәсми вәкиле сүзләрен.
Искәртеп узабыз, 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыкты һәм өлешчә мобилизация башлану турында игълан итте. Ул хәрби тәҗрибәсе булган һәм резервта торган 300 мең кешегә кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз