news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Татарстанга дроннар һөҗүме турында: Киев террористик активлыгын дәвам итә

Песков Татарстанга дроннар һөҗүме турында: Киев террористик активлыгын дәвам итә
Фото: © «Татар-информ»

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Түбән Камадагы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексына Украина дроннары һөҗүме турында фикерен әйтте.

«Киев режимы үзенең террорлык активлыгын дәвам итә. Без һәм беренче чиратта, безнең хәрбиләр, бу куркынычны киметү, ә алга таба тулысынча юкка чыгару өчен эшлибез», – дип сөйләгән Россия Президентының матбугат сәркатибе ТАСС агентлыгына.

2 апрель иртәсендә Алабугадагы һәм Түбән Камадагы предприятиеләргә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев пилотсыз очу аппаратларының НАТО илләре җайланмалары белән җиһазландырылган булуын әйтте. Соңгы мәгълүматлар буенча, «Алабуга»да 12 кеше зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot