Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков: Татарстан пандемия фонында бирелгән аерым вәкаләтләрдән файдалана
«Яңа чаралар кертү кешеләрнең сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», — диде Россия Президенты матбугат сәркатибе.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Татарстан Республикасы Хөкүмәте илдәге катлаулы вазгыять аркасында билгеләнгән вәкаләтләрдән файдалана дип белдергән.
«Башлангыч этапта яңа чикләүләр кертелү аркасында мондый проблемалардан котылып булмый. Татарстан пандемия фонында төбәкләргә бирелгән аерым вәкаләтләрдән файдалана», — диелә Кремльнең Telegram-каналында.
Дмитрий Песков вазгыятьнең нормальләшәчәген әйтте. «Яңа чаралар кертү кешеләрнең сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», — диде ул.
Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрьдән татарстанлыларның җәмәгать транспортында ковидтан вакцинация ясатканны раслаучы QR-кодларны тикшерә башладылар. Бүген төш вакытына Казанда трамвай һәм троллейбуслардан 786 кешене төшереп калдырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз