Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Төрек хәрбиләре үлеменә Россия Һава-космик көчләренең уйланмаган һөҗүме сәбәпче
Фаҗигадә 3 кеше һәлак булган һәм 11 кеше яраланган.
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Һава-космик көчләренең уйланмаган һөҗүме нәтиҗәсендә Төркия хәрбиләренең үлеме уңаеннан Төркия башлыгы Рәҗәб Тайип Эрдоганның кайгысын уртаклашты, дип хәбәр иткән Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә, дип яза "Russia Today".
Төрек хәрбиләре үлеменә Россия Федерациясе Һава-космик көчләренең уйланмаган һөҗүм сәбәпле булуы турында Төркиянең Генераль штабына сылтама ясап, Haber Turkта хәбәр иткән. Генераль штабта, һөҗүм нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган һәм 11 кеше яраланган, дип белдергәннәр.
Аннан алда Кремльдә Владимир Путин Эль-Баб шәһәре районында булган фаҗига белән бәйле Рәҗәб Тайип Эрдоганның кайгысын уртаклашуы турында хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз