news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Сергей Иванов вазифасыннан китәргә үзе теләк белдерде

Сергей Иванов РФ Президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле вазифасыннан китәргә үзе теләк белдерде, шуңа күрә дәүләт башлыгы аны отставкага җибәрде. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Сергей Борисович үзе шундый теләк белдерде, һәм шуңа күрә Указга кул куелды», – дип аңлатты Россия Президентының матбугат сәркатибе.

Элегрәк билгеле булганча, Владимир Путин Указы белән Сергей Ивановны экология буенча үзенең махсус вәкиле вазифасыннан азат итте. Элеккеге разведчик бу постны 2016 елның августыннан алып биләгән.

Моңа кадәр Иванов РФ Куркынычсызлык Советы секретаре, Россия Оборона министры, РФ Беренче вице-премьеры, РФ вице-премьеры һәм Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе кебек вазифаларда хезмәт иткән. Хәзерге вакытта ул РФ Куркынычсызлык советының даими әгъзасы булып кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot