news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков сайлаудан соң 300 мең кешене мобилизацияләү турындагы хәбәрләрне ялган дип атады

Россия җитәкчелегенең Дәүләт Думасына сайлаулардан соң 2026 ел ахырына кадәр 300 мең кешене яшерен рәвештә мобилизацияләү планнары турындагы хәбәрләр чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков RTVI телеканалына белдерде.

«Юк. Мондый планнар юк», – дип ассызыклады РФ Президенты матбугат сәркатибе.

news_right_1
news_right_2
news_bot