news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россиянең Украинадагы низагны җайга салу буенча сөйләшүләргә әзер булуын белдерде

Россия Украинадагы низагны җайга салу буенча алдан шартлар куймыйча гына турыдан-туры сөйләшүләргә әзер. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Бу позиция актуаль булып кала. Кызганыч ки, Киевтан мондый сигналлар килмәде, шуңа күрә Украина ягының әзерме-юкмы икәне әлегә аңлашылмый», - дип белдерде ул.

Песков Мәскәүнең диалог өчен ачык булуын раслады, әмма Киевтан җавап һаман да юк. Ул шулай ук низагны тыныч юл белән җайга салу алымнарын эзләүгә юнәлдерелгән инициативалары өчен АКШка рәхмәт белдерде, вазгыять катлаулы булып кала һәм җитди якын килүне таләп итә, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100