Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Россиянең чит илдән нефть продуктлары импорты турындагы сөйләшүләрен раслады
Россия берничә дәүләт белән нефть продуктларын импортлау мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».
Кремль вәкиле нинди илләр белән консультацияләр алып барылуын әйтмәгән, аңлашыла торган сәбәпләр аркасында бу мәгълүмат таратылырга тиеш түгел, дигән ул. Шул ук вакытта ул тиешле элемтәләр алып барылуын раслады.
Нефть продуктларын импортлау перспективалары турындагы сорауга җавап биреп, кулай бәяләр буенча килешүгә ирешелгән очракта импорт башланырга мөмкин, дигән Песков. Аның сүзләренчә, бу базарны тотрыкландыру буенча тагын бер чара булачак һәм шау-шулы ихтыяҗны киметергә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз