news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россиянең чик буе төбәкләрендәге вазгыятьне бәяләде

РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Украина белән чиктәш Россия төбәкләрендәге вазгыятьне хәвефле дип бәяләде. Әлеге территорияләрдә, шул исәптән Белгород өлкәсендә гражданлык объектларын утка тоту дәвам итә, шулай да хәлне тотрыклыландыру өчен тиешле чаралар күрелә, дип ышандырды Кремль вәкиле. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Сүз уңаеннан, без Көнбатыш илләреннән биредәге хәлләргә карата әле дә булса гаепләү сүзләре ишетмәдек. Анда вазгыять шактый хәвефле, тиешле чаралар күрелә», - дип искәртте Песков.

Махсус хәрби операция башланганнан соң Россиянең Украина белән чиктәш төбәкләре, Белгород өлкәсен дә кертеп, даими рәвештә утка тотыла. Әйтик, 29 майга каршы төндә Украина Кораллы көчләре төбәккә дроннар ярдәмендә һөҗүм итте, ә икенче көнне халыкны вакытлыча урнаштыру пункты һөҗүмгә дучар булды. Төбәк губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр иткәнчә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр һәм яраланучылар бар. Бүген биредән балаларны чыгара башладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100