news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Россиядә өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны үткәрелми

Хәзерге вакытта Россиядә өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны үткәрелми, дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бернинди дә яңа дулкын юк, биредә һәр конкрет губернатордан аларның нәрсәне күздә тотуын сорарга кирәк», - дип искәртте РФ Президентының матбугат секретаре.

Октябрь башында Ростов өлкәсе хакимиятендә белдерүләренчә, төбәк өлешчә мобилизация буенча РФ Саклану министрлыгы планын тулысынча үтәгән. Шуңа да карамастан, кичә төбәк губернаторы Василий Голубев өлкәнең яңа мобилизацион бирем алуы хакында хәбәр итте.

Шул ук вакытта, Дәүләт Думасында өлешчә мобилизациянең берничә этабы турындагы хәбәрләрне кире кактылар. Соңрак Ростов өлкәсе хәрби комиссары Игорь Егоров та шундый белдерү ясады.

Россия быелның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Дәүләт башлыгы Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация уздыру турында игълан итте. Соңрак Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «шәһәр һәм район җитәкчеләренә республикабыздан мобилизацияләнгән һәр гражданинның гаиләсен шәхси контрольгә алырга кирәклеген» искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100