news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Россия тышкы эшләр министрын алыштыру турындагы имеш-мимешләргә ышанмаска чакырды

Кремльдә РФ тышкы эшләр министрын алыштыру ихтималы турындагы хәбәрләрне кире кактылар. Бу имеш-мимешләр генә һәм аларга ышанмаска кирәк, дип искәртте Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. РИА Новости агентлыгы шул хакта хәбәр итә.

«Мин сезгә җавап бирәчәкмен – мондый имеш-мимешләргә сак карагыз», - диде ул.

Элегрәк мессенджерларда тышкы эшләр министры Сергей Лавровның отставкага китү ихтималы турында хәбәрләр чыкты, аны алыштырачак кандидатуралар хакында да фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot