Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Россия сәламәтлек саклау системасы яңа штамм аркасындагы йөкләнешкә әзер
13 декабрьдә Бөекбританиядә коронавирусның яңа мутациясеннән беренче үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа штаммы таралу сәбәпле, Россия сәламәтлек саклау системасы мөмкин булган йөкләнешләргә әзер. Россия коронавирус авыруының ике дулкыны аша узды һәм билгеле бер тәҗрибә туплады.
«Безнең хөкүмәт штабы эше ярдәмендә бөтен логистика сәламәтлек саклау системасына экстремаль йөкләнешкә әзер икәнен беләсез. Коронавирусның ике дулкынын уздык. Без тәҗрибә туплануын күрәбез», — дип хәбәр итә РИА Новости Россия башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләрен китереп.
Кремль вәкиле сүзләренчә, Россия хакимиятләре «омикрон»ның куркынычын бәяләп, иң яхшыга өметләнергә, ләкин иң начарына әзер булырга кирәклегеннән чыгып эш итәләр.
Шулай ук яңа мутация әлегә җитәрлек өйрәнелмәгән, диде Песков.
«Шуңа күрә бу куркыныч яки куркынычсыз, дәвалана яки дәваланмый, үлем куркынычы булу булмауны аңлау өчен эшләргә кирәк әле. Әлбәттә, бу яңа штамм, бу яңа куркыныч», — диде ул.
32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда табылган. Галимнәр аны кеше организмда иммунитет начараю яки хайваннардан йогу аркасында барлыкка килергә мөмкин булуын фаразлаган.
13 декабрьдә Бөекбританиядә коронавирусның яңа мутациясеннән беренче үлем очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз