news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россия Президентының тәүлек әйләнәсе үз вазифасында калуын белдерде

Россия Федерациясе Президенты буларак, чынлыкта Владимир Путин тәүлек әйләнәсе үз вазифасында тора. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Мәскәү.Кремль. Путин» программасына биргән интервьюсында сөйләде.

«Мин сезгә болай әйтәм: Россия Федерациясе кебек илнең Президенты, чынлыкта, тәүлек әйләнәсе постта», – дип яза Кремль вәкиле сүзләрен журналист Павел Зарубин Телеграмдагы каналында.

Президентның Украина темасы белән бәйле булган хәлләргә күпме вакыт багышлавы турындагы сорауга Песков: «Гомуми җитәкчелекне гамәлгә ашыру өчен Югары Баш командующийга күпме кирәк, шулкадәр», – дип җавап биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100