Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы әзерләнә башлау турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кремльдә Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын белдерүгә әзерлек башланды инде. Әлегә төгәл көне юк, әмма чара быел булмый. Бу хакта ТАСС Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.
Басманың әңгәмәдәше сүзләренчә, юллама 2025 елның кыш ахырында яки яз башында булырга мөмкин. Ләкин аңа хәзер үк әзерләнә башлаганнар. «Ул алдан әзерләнә, бу процесс сузыла», - дип аңлатты Дмитрий Песков.
Искәртик, узган юлы Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән 2024 елның февралендә мөрәҗәгать иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз