news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россия Президенты инаугурациясендә нинди яңалыклар булачагы турында җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациясе, протоколда язылганча, стандарт рәвештә узачак. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Ул шулай ук «кайбер нюанслар» мөмкин булуын, алар турында Кремльдә хәбәр итәчәкләрен дә билгеләп үтте.

«Гомумән алганда, тантана стандарт һәм шактый яхшы язылган. Шуңа күрә без шушы тантананы үтәячәкбез. Кайбер нечкәлекләр булырга мөмкин. Без сезгә бу хакта хәбәр итәчәкбез», – дип ТАСС Песков цитатасын китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100