news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Россия махсус операцияне аның максатларына ирешкәч төгәлләячәк

Россия махсус хәрби операцияне аның максатларына ирешкәч һәм киләчәк буыннар өчен иминлек тәэмин иткәч төгәлләячәк. Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Без махсус хәрби операция башында куелган максатларга ирешергә тиеш. Без киләчәк буыннарның иминлеген, алда ни булачагын белүне, безнең континентта иминлекнең яңа архитектурасын тәэмин итәргә тиеш», – диде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренчә, Россия ниндидер билгеле вакыт чикләүләре куймый, тик тизрәк булган саен, шулкадәр яхшырак.

«Монда сроклар мөһим түгел», – диде Песков махсус операция максатлары турында сөйләгәндә.

2022 елның 24 февралендә видеомөрәҗәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүнең Украинаны демилитаризацияләүгә һәм денацификацияләүгә омтылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100