news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Песков Россия һәм Украина сөйләшүләре башлансын өчен кирәкле шартны әйтте

Россия һәм Украина сөйләшүләре Киев сәяси ихтыяр көче күрсәтеп, Мәскәү таләпләре турында фикер алышырга әзер булган очракта гына башланырга мөмкин. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Бу сәяси ихтыяр көче, Россиянең яхшы билгеле булган таләпләре турында фикер алышырга әзерлек булырга тиеш», — дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Россия Президенты матбугат секретаре искә төшергәнчә, Украина конституциясендә Мәскәү белән сөйләшүләрне тыю турында язылган — аны узмыйча, диалогка күчеп булмый, ди ул.

Соңыннан Песков «хәзерге вакытта бернинди сөйләшүләр дә мөмкин түгел, чөнки Украина ягы аларны бөтенләй кире кага», дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot