news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Россия беркайчан да территорияләрен алмашу темасы хакында фикер алышмаячак

Россия һәм Украина арасында территорияләр алмашу мөмкин түгел. РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков брифингта шулай дип белдерде.

«Бу мөмкин түгел. Россия беркайчан да территорияләрен алмашу темасы хакында фикер алышмады һәм алышмаячак та», - диде Кремль вәкиле. Ул Украина Президенты Владимир Зеленскийның Украина Кораллы көчләре Курск өлкәсендә контрольлек итә торган территорияне башкаларына алмашу хакында фикер алышырга әзер булуы турында белдерүенә шундый аңлатма бирде.

Песков шулай ук «Украина берләшмәләре Россиядән куып чыгарылачак», дип искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot