Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Путинның үз аресты ордеры турында яңалыкны ничек кабул итүе турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Президенты Владимир Путин Халыкара җинаять судыннан «кулга алу» ордеры турындагы яңалыкка тыныч карады. Ул эшен элеккеге режимда дәвам итә. Бу хакта журналистларның сорауларына җавап биреп, Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әйтте.
«Без илгә һәм безнең Президентка карата ачыктан-ачык дошманлык күренешләрен күзәтәбез, әлбәттә, без моны теркәп торабыз. Әмма бу күренешләрнең һәркайсын йөрәккә якын кабул итсәң, мөгаен, бернинди яхшы нәрсә килеп чыкмас», - дип китерә дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе сүзләрен РИА Новости.
Аның сүзләренчә, мондый һөҗүмнәр теркәлә, әмма Кремльдә дә, Президентның үзендә дә борчу тудырмый. «Шуңа күрә моңа тыныч карыйбыз, барысын да җентекләп теркәп барабыз, эшләүне дәвам итәбез. Иң мөһиме, Президент эшләвен дәвам итә», - дип йомгак ясады Песков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз