news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путинның Уиткофф белән әңгәмәсен Трамп белән очрашуга таба бер адым дип атады

11 апрельдә Россия Президенты Владимир Путинның АКШ Президентының Якын Көнчыгыш буенча махсус вәкиле Стивен Уиткофф белән әңгәмәсе Америка лидеры Дональд Трампның үзе белән очрашуга бер адым булачак.

Бу хакта ВГТРК корреспонденты Павел Зарубинның соравына җавап биргәндә Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде (видео журналистның телеграм-каналында чыкты).

«Ничек кенә булмасын, әлбәттә, әңгәмә бу очрашуга таба өстәмә адым булачак», - дип белдерде Песков.

«Бу очрашу узачак. Президентлар аның булырга тиешлегенә үзләренең сәяси ихтыярын белдерде, шул исәптән моны халык алдында да эшләделәр. Әмма ул тиешле вакытта булачак. Аңа әзерләнергә кирәк», - дип ышандырды Кремль вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot