news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путинның Трамп белән сөйләшүе булу-булмавы турында әйтте

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков чит ил массакүләм мәгълүмат чарларында Россия лидеры Владимир Путин һәм Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп сөйләшүе турындагы яңалыкларны шәрехләде.

Элегрәк The New York Post газетасы Трамп Путин белән телефон аша Украина конфликтын җайга салу турында фикер алышкан дип язган иде.

«Вашингтонда администрация үз эшен җәелдергән саен, күп төрле коммуникацияләр барлыкка килә. Һәм бу коммуникацияләр төрле каналлар буенча алып барыла», - дип ТАСС Кремль вәкиленең сүзләрен китерә.

Песков мондый күпсанлы коммуникацияләр фонында ул шәхсән нәрсәнедер белмәү ихтималы булуын әйтә. Шуңа бәйле рәвештә Президентның матбугат сәркатибе бу мәгълүматны расламады да һәм кире дә какмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot