Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков Путинның матбугат конференциясе һәм туры элемтә үткәрү нечкәлекләрен ачты
Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга туры элемтә һәм йомгаклау матбугат конференциясе үткәрүнең нечкәлекләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, ике чара берләштерелде һәм 14 декабрьдә узачак.
«Залда, тагын бер кат кабатлыйм, журналистлар булачак: безнең федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, барлык төбәкләрдән журналистлар киләчәк, һәм шулай ук чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары да катнашачак», – дип сөйләгән Кремль вәкиле ТАСС агентлыгына.
Ул Президент Владимир Путинның журналистлар сорауларына һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренә җавап бирәчәген әйтте. Еллык матбугат конференциясенә кагылышлы чараның бер өлешен Песков алып барачак.
«Ә туры элемтәнең бер өлешен ике алып баручы модерацияләячәк: «Беренче канал»дан Екатерина Березовская һәм» Россия-1» телеканалыннан һәм Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясеннән (ВГТРК) Павел Зарубин», – дип өстәде Кремль вәкиле.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Путин белән туры элемтә өчен гражданнарның сораулары 1 декабрьдә кабул ителә башлаганнар. 8 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, инде 600 меңнән артык сорау килгән.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты белән туры элемтә ел саен үткәрелә, әмма узган ел уздырылмады. Аның барышында Владимир Путин гражданнарның сорауларына җавап бирә, кешеләрнең зар һәм үтенечләрен тыңлый һәм чара барышында җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирә. Зур матбугат конференциясе — 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә торган чара, аның барышында дәүләт башлыгы, кагыйдә буларак, төп икътисади һәм социаль күрсәткечләрне әйтә, шуннан соң журналистларның сорауларына җавап бирә. 2022 елда да чара үткәрелмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз