news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путинның машина йөртергә яратуы турында сөйләде

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ВГТРК тележурналисты Павел Зарубин белән әңгәмәсендә РФ Президенты Владимир Путинның автомобиль йөртергә яратуын сөйләде.

«Ул (Путин, Т-и.иск.) машина йөртергә ярата», - дип уртаклашты Песков.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия лидеры кайвакыт «тыныч кына» йөртүен, ягъни кортеждан башка йөрүен искә алган иде. Шуңа да карамастан, очраклы машина йөртүченең Мәскәүдә руль артында Путинны күрү мөмкинлеге турындагы сорауга Кремль вәкиле шик белдерде.

«Күреп булмас», – диде Песков.

news_right_1
news_right_2
news_bot