news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Путинның Мариупольгә сәфәре турында сөйләде

Россиянең яңа төбәкләре тәүлек буе Президент Владимир Путинның контролендә, Мариупольгә бару шәхси тәэсирләр өчен табигый. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Яңа территорияләрне үстерү, торгызу, әлбәттә, бу тема тәүлек әйләнәсе Президент контролендә, шуңа күрә ул барысын да урында карарга карар кылды», – дип аңлатты Кремль вәкиле. –  Бу бик табигый, Путин һәрвакыт шулай эшли».

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин Мариупольгә вертолет белән килде, шуннан соң автомобиль белән үзе идарә итеп, шәһәрнең берничә районын әйләнеп чыкты, тукталышлар ясады. «Невский» микрорайонында ул шәһәр халкы белән сөйләште, шулай ук Мариуполь яр буен карады.

«Кремльдә мондый экспромтларга ничек карыйлар?» дигән сорауга җавап биреп, Песков «юк, беркемнең дә чәче агармады», дип билгеләп үтте.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин журналистлар белән сөйләшкән вакытта Президентның Мариупольгә визиты хәтта аның өчен дә көтелмәгән булуын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100