Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Путинның Көнбатыш гаммәви мәгълүмат чараларына кайчан интервью бирәчәген әйтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Күп кенә чит ил басмалары Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алырга тели, әмма бүген Көнбатыш җәмгыятенең «русларга карата нәфрәт пропагандасы» белән башы томаланган һәм аның позицияләрен аңларга сәләтле түгел. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Безгә көн саен халыкара, шул исәптән Америка гаммәви мәгълүмат чараларыннан Президент Путинның интервью бирүен сорап унлаган үтенеч килә. Безнең фикеребезчә, мондый интервью таләп ителгән вакыт һичшиксез җитәчәк», - диде ул.
Кремль вәкиле билгеләп үткәнчә, гаммәви мәгълүмат чаралары белән аралашканда Путин һәрвакыт ачыктан-ачык сөйли һәм Мәскәү позициясен аңлата.
Песков Президент киләчәктә Америка журналисты Такер Карлсонга интервью бирәчәкме-юкмы дигән сорауга аерым җавап бирде. «Көтеп карыйк әле, күрербез», - дип белдерде ул.
Искәртеп узабыз, август аенда RT телеканалының баш мөхәррире Маргарита Симоньян Карлсонның Путиннан интервью алырга теләве хакында хәбәр иткән иде. Кичә Симоньян АКШ Хөкүмәтенең әлеге инициативага каршы чыгуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз