news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Путинның Эрдоган белән тиздән булачак очрашуы турында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путин белән Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган очрашуы якын арада булачак. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Ул сөйләшүләргә әзерлек «бик тыгыз алып барыла» дип ассызыклады. Бу турыда РИА Новости яза.

«Игълан итү даталарына кагылышлы билгеле бер килешүләр бар, һәм без бу килешүләрне үтәргә ниятлибез», – диде Песков, якын арада очрашу турында җентекләп хәбәр итәргә вәгъдә итеп (РИА Новости биргән цитата).

Исегезгә төшерәбез, Төркия матбугат чаралары ил хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама белән биргән соңгы мәгълүматларга караганда, сөйләшүләр өчен Эрдоган үзе Россиягә килергә планлаштыра. Төп тема булып ашлык килешүен яңарту планлаштырыла. Аннан чыгу турында Кремль 17 июльдә игълан иткән һәм килешүләргә Россия куйган шартлар үтәлгәннән соң кире кайтачагын соң ассызыклаган иде.

Шул ук вакытта бүген Путинның көзен берничә халыкара сәфәр чыгарга ниятләве билгеле булды. Дәүләт башлыгының кая барачагы әлегә хәбәр ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100