news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путинның еллык Юлламада ни өчен халыкара хәл турында сөйләвен аңлатты

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында халыкара хәлгә дә кагылды. Бу эчке бурычларны хәл иткәндә юнәлеш бирү өчен кирәк иде, дип аңлатты Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков «Звезда» каналына интервьюсында.

«Хәзерге вакытта халыкара хәл безнең алда торган эчке бурычларны хәл итәргә кирәкле режимны билгели, шуңа күрә ул мөһим. Әмма ул бары тик концептуаль мәгънәдә генә кузгатылды. Илләр буенча ниндидер бәя һәм башкалар булмады, бу концептуаль якын килү иде», - дип искәртте дәүләт башлыгының матбугат секретаре.

Искәртеп узабыз, Юллама 2 сәгать 6 минут дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot