Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Путинның аз йоклауга да карамастан физик активлыкны хуплавын белдерде
Россия Президенты Владимир Путин физик активлыкны хуплый һәм бик аз йоклауга да карамастан югары концентрация дәрәҗәсен саклый. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Песков билгеләп үткәнчә, ерак юлга чыкканда, мәсәлән, Кытайга, аннары Владивостокка һәм Самара өлкәсенә сәфәрләр вакытында Президентның һәрвакытта да спорт белән шөгыльләнергә җае чыкмый.
Шул ук вакытта, ул дәүләт башлыгының көненә берничә сәгать кенә, кайвакыт хәтта дүрт сәгатьтән дә кимрәк йоклавын, әмма һәрвакыт тиешле формада калуын әйтте. Матбугат секретаре сүзләренчә, Путин Россиядә көн саен спорт белән шөгыльләнергә тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз