news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путинның Яңа елны ничек каршы алуы хакында сөйләде

Президент әлеге бәйрәмне командировкада билгеләп үткән очраклар да була икән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Яңа елны, гадәттә, тыйнак кына итеп, туганнары һәм якыннары белән каршы ала. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Президент әлеге бәйрәмне командировкада билгеләп үткән очраклар да була икән. «Ул Яңа елны берничә тапкыр илебезнең төрле почмакларында каршы алды. Мисал өчен, ул бер елны бәйрәмне Хабаровскида билгеләп үткән иде», - диде Кремль вәкиле.

«Әгәр графигында эшлекле сәфәрләр каралмаса, Президент Яңа елны өендә, тыйнак кына итеп, туганнары һәм дуслары белән каршы алуны хуп күрә», - дип искәртте Песков.

«Татар-информ» агентлыгы Владимир Путинның Зур театрда узган Яңа ел алды кичәсендә катнашуы хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot