news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путинның Яңа ел төненә планнары хакында сөйләде

Россия Президентының матбугат сәркатибе билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгы бәйрәмне гаиләсе белән каршы алачак.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 2018 елны туганнары һәм якыннары белән каршы алачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Дмитрий Песков Россия Президентының планнары хакында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгы бәйрәмне өендә, гаиләсе белән каршы алачак.

Песков искәрткәнчә, Президент өчен Яңа ел – гаилә бәйрәме. Кремль вәкиле 2017 ел да искәрмә булмаячак, дип саный.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot