news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Путинның матбугат конференциясендә булачак төп темаларны атады

Матбугат конференциясендә икътисад, социаль сфера, Сириядәге операцияләр һәм АКШтагы сайлаулар турында фикер алышу булачак.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россия президенты Владимир Путинның 23 декабрьдә узачак зур матбугат конференциясендә төп темалардан икътисад һәм социаль сфера, шулай ук Сириядәге вакыйгалар буенча күп сораулар булачак, дип җиткерде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Традицион темаларның беренчесе – безнең Россия эчендәге тормыш. Безнең икътисад, социаль сфера", - диде ул "Мир 24" телеканалына интервьюда. "Президент тарафыннан безнең икътисадка нинди бәя бирелүе бик мөһим. Бу яклап сораулар күп булачагына мин шикләнмим", - дип дәвам итте Песков. Моннан тыш, социаль мәсьәләләр дә кузгатылачак. "Без моны президент хакимиятенә кергән мөрәҗәгатьләр буенча да гоманлый алабыз - гражданнарны икътисади авыр чорда дәүләтнең шактый йөк булган социаль йөкләмәләрен ни дәрәҗәдә алып барачагы кызыксындыра", - дип аңлатма бирде Песков.

Ул Сирия вазгыятенә кагылышлы сорауларның күп булуын искәрткән. "Сирия буенча контекстта күпчелекне безнең кораллы көчләрнең үсеш процессы кызыксындыра. Безнең кораллы көчләргә озак вакыт аралыгында беренче тапкыр шушындый зур операцияләрдә катнашырга туры килә. Һәм алар искиткеч эш күрсәтә. Безнең техника, һәм хәрбиләр, һәм барлык логистика... Һичшиксез, моның белән кызыксыначаклар", - диде Песков.

Президентның матбугат сәркатибе фикеренчә, журналистларда АКШта булып узган президент сайлаулары һәм, гомумән, АКШ белән багланышлар турында Путинның позициясе белән кызыксыну булачак. Аның сүзләренчә, матбугат конференциясенә күп кенә Америка журналистлары аккредитацияләнгән, кайберләре махсус шунда катнашу өчен килгән.

Матбугат конференциясенә журналистларны ничек сайлыйсыз, дигән сорауга Песков еллар дәвамында ил буенча йөрүчеләргә, самолетларда, автобусларда тәүлекләр буе баручыларга баштан өстенлек бирелә ", - дип җавап бирде. Шул ук вакытта чит ил журналистларын да онытырга тырышмыйбыз, диде.

Матбугат сәркатибе дәүләт башлыгының турыдан-туры элемтә һәм матбугат конференциясе кебек чараларга ныклап әзерләнүен җиткерде.

"Билгеле, әзерлек эшләренә без барлык министрлыкларны, барлык ведомстволарны тартабыз. Алар барысы да тиешле белешмәләрне, аналитик материалларны президентка әзерлиләр, ул аларны җентекләп укый. Кайвакыт ул саннарны министр яки теге я бу ведомствоның җитәкчесе белән яңадан тикшерә. Бу процесс берничә тәүлек дәвам итә һәм ул бу көннәрдә телефонда утыручы күп кенә министрларны тонуста тота", - диде Песков.

Ул өстәп, шушындый матбугат конференциясе алдыннан президентка бик сирәк йокы туйдырырга туры килүен җиткерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100